«Солдат сыман басып тора герой-шәһәрләр»: дан һәм шөһрәт сәгате (12+)
Одесса, Севастополь, Ленинград, Бу герой-калалар исемнәре Җиңү көне якынлашканда, 16 нчы санлы китапханә урта яшьтәге укучылар өчен дошманга каршы чыккан кодрәтле герой-шәһәрләргә багышланган «Солдат сыман басып тора герой-шәһәрләр» дигән дан һәм шөһрәт сәгате уздырды. Чара барышында анда катнашучылар Бөек Ватан сугышының герой-шәһәрләре буйлап виртуаль хәрби-тарихи сәяхәт кылды, сугыш барышын үзгәрткән кайбер зур сугышлар турында мәгълүмат алды. Балалар Брест кирмәне, Мәскәү һәм Сталинград, Ленинград, Тула, Смоленск, Минск, Киев һәм башка калаларys саклап көрәшкән сугышчыларның батырлыгы турында белде. Унөч герой-шәһәр Бөек Ватан сугышының тарихи елъязмасына алтын хәрефләр белән мәңгегә язып куелган. Төрле шәһәрләрдә булган көрәш битләре буйлап үтеп, чарага килүчеләр шул ерак сугыш рухын тойды. Юл артыннан юл аларны Ватан өчен көрәшкәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәткән солдат һәм матрослар, партизан һәм подпольщиклар, тыл хезмәтчәннәре озата барды. |